Балалар бәйрәмнең көтеп алынган кунакларын – Кыш бабайны һәм Карсылуны зур шатлык белән каршы алдылар. Бергәләшеп төрле конкурсларда катнаштылар, җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар.
Уеннар, конкурслар, биюләр яңа ел программасында катнашучылар һәм тамашачылар күңеленә хуш килде! Төрле төсле, ялтырап торган гирляндалар һәм чагу бизәлгән чыршы бәйрәмгә могҗиза хисе бирде.