Һава торышы көйсезләнә әле. Бүген яңгыры да яуды. Ә менә алдагы көннәрдә синоптиклар суытачак, дип хәбәр итә.
Иртәгә, 6 гыйнварда, төнлә -8, -13, аязганда -18, көндез -5, -10 градус булуы көтелә. Бераз кар явачак, юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан уртача.
7 гыйнварда төнлә -11,-16, урыны белән -18,-22, көндез -8,-13 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача.