Коткаручылар авыр хәлдә калган Дүртөйле районында яшәүче хатынга ярдәмгә килгәннәр.
Әңгәсәк авылында бураннан соң бер хатын өй түбәсен көрәргә менгән. Түбәне кардан чистарткан да соң, ә менә ничек кире төшәргә соң? Чистартылган түбә тайгак булу аркасында хатын баскыч куелган урынга бара алмаган. Ярый телефоны үзе белән булган. Ул 112 номерына шалтыратып, ярдәм сораган. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре тиз арада килеп, хатынны коткарганнар.