Башгидромет белгечләре хәбәр итүләренчә, иртәгә,3 гыйнварда республикада кар катыш яңгыр явуы көтелә, кайбер районнарда көчле буран. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак. Җил уртача, урыны белән көчле булачак. Температура төнлә +1... -4, ә көндез +2, -3 градус булачак.
4 гыйнварда шулай ук кар катыш яңгыр явачак. Температура шундый ук: төнлә +1... -4, көндез +2... -3 градус булачак.
5 гыйнварда кар катыш яңгыр, буран булуы көтелә. Төнлә 0...-5, ә көндез -1, +4 градус тәшкил итәчәк.