Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2024, 19:26

Иртәгә дә буран көтеләме?

Синоптиклар яңа 2025 елның беренче көннәренә үз фаразларын җиткерделәр.

Иртәгә дә буран көтеләме?
Иртәгә дә буран көтеләме?

Башкортстанда яңа елның беренче көннәре карлы-буранлы булачак. Синоптиклар фаразлавынча, чәршәмбе, 1 гыйнварда, кар катыш яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык, кар көртләре. Һава температурасы төнлә -4, -9, көндез 0, -5 градус.

Пәнҗешәмбе көнне, 2 гыйнварда, шулай ук кар катыш яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез көчле. Төнлә -8, -13, аязганда -18, көндез +1, -4 градус.

Җомга көнне, гыйнварда, шулай ук кар явачак. Урыны белән көчле буран. Юлларда кар көртләре, бозлавык. Һава температурасы төнлә 0, -5, көндез +2, -3 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: