Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2024, 11:24

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар алдагы ял көннәренә үз фаразларын җиткерде. 

Ялларда нинди һава торышы көтелә?
Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады. 

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген көндез бераз кар явачак, урыны белән җепшек кар, төбәкнең көньягында күпләп явуы да ихтимал.  Аерым районнарда бозлавык, электр чыбыкларына һәм агач ботакларына кар ябышуы көтелә, юл кырыйларына кар салачак, бозлавык булачак. Һава температурасы көндез 0, -5 градус.

Якшәмбе көнне, 29 декабрьдә, шулай ук бераз кар явуы ихтимал. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -7,-12, төнлә -4, -9 градус булуы көтелә.

Дүшәмбе көнне, 30 декабрьдә,  урыны белән янә бераз кар явуы ихтимал. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -7,-12, аязытканда -17, -22, көндез -4, -9 градус тәшкил итәчәк. 

Автор:
Читайте нас: