Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2024, 11:11

Һава торышы янә “сюрприз” әзерли

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Һава торышы янә “сюрприз” әзерли
Һава торышы янә “сюрприз” әзерли

Башкортстанда алдагы өч көндә карлы һава торышы сакланачак, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итәләр Башгидромет синоптиклары.

Бүген, 27 декабрьдә, республикада кар явачак. Юлларда бозлавык, кар көртләре булачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача. Көндез температура -1, -6 градус.

Шимбә көнне, 28 декабрьдә, урыны белән янә кар явачак. Җил көнбатыштан уртача. Төнлә -4, -9, көндез 0, -5 градус булуы көтелә.

Якшәмбе, 29 декабрьдә, шулай ук кар явачак. Буран булуы көтелә. Төнлә -7, -12, көндез -3, -8 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: