Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2024, 09:00

Башкортстанга салкыннар килә

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Башкортстанга салкыннар килә
Башкортстанга салкыннар килә

Алдагы көннәрдә Башкортстанда -22 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итәләр төбәк синоптиклары.

Бүген, 24 декабрьдә, явым-төшем юк. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача. Көндез температура - 5, -10 градус.

Чәршәмбе, 25 декабрьдә, урыны белән бераз кар явачак. Төнлә - 10, -15, урыны белән -17, -22, көндез -6, -11 градус булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе, 26 декабрьдә, һава торышы үзгәрмәячәк. Кичәге кебек үк урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан уртача. Төнлә - 10, -15, урыны белән -17, -22, көндез -6, -11 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: