Алдагы ялларда Башкортстанда салкын һава торышы көтелә, кайбер районнарда синоптиклар -23 градуска кадәр суытачак, дип фаразлый.
Бүген, 20 декабрьдә, урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан уртача. Көндез температура -6...-11 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 21 декабрьдә, бераз кар явуы көтелә, юлларда кар көртләре һәм бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә һава температурасы -13...-18, аязганда термометр баганасы -23 градуска кадәр төшәчәк. Көндез җылырак булачак: -2...-7 градус.
Якшәмбе көнне, 22 декабрьдә, бераз җылытачак, карлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә температура -2, -7, аязганда -12 градус булачак. Көндез синоптиклар 0, -5 градус булачак ди. Алдагы көннәрдә Башкортстанда салкынча һава торышы сакланачак, көндезге уртача температура -2...-7 градус тәшкил итәчәк.