Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин үзгәрешләргә әзер булуын дәлилләгән - чәч үстереп кенә калмаган, аны бөдрәләткән дә, дип яза "Кызыл таң" гәзите.
Җырчының дуслары аптырашта икән. Ул аларга үзенең социаль челтәрләрендә болай дип язган:
- Беренчедән, нәрсәне дә булса үзгәртергә кирәк иде. Икенчедән, мин үзем күптән тели идем һәм чәчемне үстердем. Өченчедән, Марат Яруллин минем чәчемне бөдрәләтәсемне белүгә, шунда ук чәч бөдрәләтергә чапты. Алдамыйм, чын, бер тамчы да, – дип көлгән ул.
Фото: "Кызыл таң".