«Лиза Алерт РБ» волонтерлары 19 яшьлек Регина Закирҗанованы (Хәмидуллина) эзлиләр. Коткаручылар мәгълүматлары буенча, Балакатай районының Айдакай авылында яшәүче кыз 14нче декабрьдә хәбәрсез югалган.
Кыз кара куртка, ачык көрән төстәге чалбар, кышкы кара кроссовка һәм кызгылт сары бүрек кигән булган. Буе 155 см, чәчләре һәм күзләре коңгырт.
Регина Закирҗанованың кайда булуы турында белүчеләрне 8-800-700-54-52 яисә 112 телефон номерлары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.