Алдагы өч көндә Башкортстанда һава торышы карлы һәм салкын булачак. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 19 декабрьдә, урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән кискен. Көндез һава температурасы -4,-9 градус тәшкил итәчәк.
Җомга көнне, 20 декабрьдә, кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан уртача. Термометр баганалары төнлә -11,-16, аязганда -21, көндез -6,-11 градус күрсәтәчәк.
Шимбә көнне, 21 декабрьдә, төнлә урыны белән кар явачак, көндез карлы яжңгыр явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә -13, -18, аязганда -23, көндез -2, -7 градус.