Уфада Серго Орджоникидзе исемендәге мәйданда көчле җил аркасында яңа ел чыршысы ауган. Бәхеткә, аның янында бу вакытта бер кеше дә булмаган.
“Мәйданчыкта боз шәһәрчеге төзелеше бару сәбәпле, анда беркем дә булмаган”, – ди Орджоникидзе районы Хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Мәйданда оператив киңәшмә уздырганнар һәм чыршыны урынына утыртып кую эшләрен тиз арада башларга хәл иткәннәр.