Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2024, 14:59

Яңа эш атнасында нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Яңа эш атнасында нинди һава торышы көтелә?
Яңа эш атнасында нинди һава торышы көтелә?

Башкортстанда киләсе эш атнасы көчле явым-төшемнәрдән башланачак. Бу хакта Гидрометеоүзәк белгечләре хәбәр итә.

Иртәгә, 16 декабрьдә, кар явачак, урыны белән көчле, ә кайбер районнарда буран булуы фаразлана. Моннан тыш, юлларда кар көртләре, бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Төнлә һава температурасы -10, -15, аязганда -20, көндез -1, -6 градус булачак.

Сишәмбе, 17 декабрьдә, Шулай ук кар, кар катыш яңгыр явуы көтелә. Термометр баганалары төнлә һәм көндез -2, -7 градус күрсәтәчәк.

Синоптиклар билгеләвенчә, алдагы көннәрдә дә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Әлегә бураннар туктарга уйламый.

Автор:
Читайте нас: