Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2024, 09:07

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар үз фаразларын җиткерде.

Ялларда нинди һава торышы көтелә?
Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте.

Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген республикада кар явачак, кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык, кар көртләре булуы көтелә.Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Көндез 0, -5 градус.

Шимбә көнне, 14 декабрьдә, бераз кар явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Төнлә һәм көндез температура -7, -12, аязганда -17 градус булачак.

Якшәмбе, 15 декабрьдә, шулай ук кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә -14, -19, аязганда - 20, -25, көндез-11, -16 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: