Алдагы өч көн Башкортстанда буранлы булачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада кар катыш яңгыр көтелә. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык, кар өеме күзәтеләчәк. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Көндез температура 0, -5 градус.
Җомга көнне, 13 декабрьдә, янә буран, юлларда кар өермәсе, бозлавык көтә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Төнлә -5, -10, көндез 0, -5 градус булуы көтелә.
Шимбә көнне, 14 декабрьдә, синоптиклар шулай ук кар явуын фаразлый. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Төнлә һәм көндез -7, -12 градус тәшкил итәчәк.