Башкортстанда алдагы көннәрдә көчле бураннар көтелә, дип хәбәр итә Башгидромет синоптиклары.
Бүген, 10 нчы декабрьдә, көчле кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык, кар өемнәре хасил булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Көндез -5, -10 градус булуы көтелә.
Чәршәмбе көнне, 11 декабрьдә, шулай ук буран булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә -5, -10, аязганда -15, көндез -3, -8 градус тәшкил итәчәк.