Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2024, 09:08

Башкортстанга кышкы салкыннар килә

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Башкортстанга кышкы салкыннар килә
Башкортстанга кышкы салкыннар килә

Башкортстанда һава температурасы алдагы көннәрдә тиешле нормага якынаячак, дип хәбәр итәләр Башгидрометта.

“Әлеге вакытта температура режимы кышкы режимда түгел. Җылы һава массалары тәэсирендә республикада һава температурасының нормадан 5-7 градуска артыграк уңай аномалияләре күзәтелә. Атнаның икенче яртысында республикада һава шартлары үзгәрәчәк”, - ди синоптиклар.

Бүгеннән, 5 декабрьдән, республика территориясе аша кар рәвешендә явым-төшемнәр, бозлавык күренешләре белән салкын фронт узачак. Һава температурасы климат нормасына якынаячак.

6 декабрьдә төбәктә температура төнлә -8, -13, аязганда -18, көндез -5, -10 градуска кадәр төшәчәк.

Ял көннәрендә уртача салкын һава торышы көтелә, төнлә һава температурасы -10, -15, аязганда -17, -22, көндез -7, -12 градус булуы көтелә. Атмосфера басымы арту белән сизелерлек явым-төшем көтелми, дип нәтиҗә ясадылар Башкортстан синоптиклары.

Автор:
Читайте нас: