Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2024, 10:10

Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөгезенә карап белеп була икән...

Ә сез белә идегезме? Аны ничек белергә икән?

Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөгезенә карап белеп була икән...
Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөгезенә карап белеп була икән...

18 айга кадәр яшен санау өчен мөгез озынлыгын үлчиләр. Бозауның мөгезе гомеренең беренче ай азагында төртеп чыга һәм ай саен 1 сантиметрга үсә. Мөгезне үлчиләр һәм нәтиҗәгә берне кушалар. Мәсәлән, 5 сантиметр мөгезе булган бозау алты айлык дип исәпләнә.

Сыерның яшен мөгезендәге боҗралар күрсәтә. Ул агач кәүсәсендәге боҗраларны хәтерләтә, тик тышкы якка гына чыга. Монда барысы да гади: боҗра ничәү булса, сыер шулкадәр бозаулаган. Хәзер нәтиҗәгә 2не кушарга кирәк (бу - бозаулаганчы узган вакыт). Кысыр калган еллар да мөгездә чагылыш таба — боҗралар арасында киңрәк ара ясала.

Чыганак. 

Автор:
Читайте нас: