Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2024, 08:51

-17 градуска кадәр суытачак

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерделәр.

-17 градуска кадәр суытачак
-17 градуска кадәр суытачак

Башкортстан синоптиклары алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерделәр.

Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген, республикада урыны белән кар явуы, бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, һава температурасы көндез +1, -4 градус.

Пәнҗешәмбе көнне, 5 декабрьдә, бераз кар явачак. Җил көнбатыштан, төньякка күчеп, урыны белән кискен. Төнлә температура -2, -7, аязганда -12 градуска кадәр. Көндез 0, -5 градус.

Җомга көнне, 6 декабрьдә, шулай ук кар явуы көтелә. Төнлә температура -7, -12, аязганда -17 градуска кадәр. Көндез -5, -10 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: