Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2024, 13:51

Яңа атнада нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар үз фаразларын җиткерде.

Яңа атнада нинди һава торышы көтелә?
Яңа атнада нинди һава торышы көтелә?

Башкортстанда декабрьдә һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1,5 градуска югарырак булыр дип көтелә (норма -10,8 градус). Гидрометүзәк мәгълүматларына караганда, айлык явым-төшем нормага якын - 30-50 мм булыр дип көтелә.

Дүшәмбе көнне, 2 декабрьдә, бераз кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан уртача. Термометр баганалары төнлә -1,-6, аязганда -11, көндез +1,-4 градус күрсәтәчәк.

Сишәмбе, 3 декабрьдә, шулай ук урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан уртача. Төнлә -1, -6, аязганда -11, көндез +1, -4 градус тәшкил итәчәк.

Һава торышы атна азагына кадәр сизелерлек үзгәрмәчәк. Ә киләсе ялларда суытачак, ди белгечләр.

Автор:
Читайте нас: