27 ноябрьгә каршы төндә төшләр чынга ашарга мөмкин. Бигрәк тә алар чагу һәм иртәнгә яхшы истә калса. Төшләрнең чынбарлыкка турыдан-туры гәүдәләнмәвен аңларга кирәк. Бу бары тик ниятләр, күрсәтмәләр генә, нәрсә көтәргә икәнен аңлата.
Хатын-кызлар бүген төнлә яшерен фантазияләрен күрергә мөмкин. Ир-ат исә төшендә ул контрольдә тота алалмаган куркыныч хәлне күрә ала. Бу аның тормышында нинди реаль куркыныч барлыгын күрсәтәчәк.
Төшегездә күптән югалткан туганнарыгызны күрергә мөмкинсез. Аларның әйткән сүзләрен истә калдырырга тырышыгыз иртәнгә. Гадәттә, иң мөһим сүзләр генә истә кала. Шуларда була да аның асылы. Икенче көнне шул сүзләрне сез кемнәрнеңдер сөйләшүендә ишетергә мөмкинсез. Бу очракта, сөйләшүчеләрне азагына кадәр тыңларга тырышыгыз. Шунда сез төшегездәге туганыгыз нәрсә әйтергә теләгәнен аңларсыз.