Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь , 13:08

Мата авылында Сафиннар гаиләсендә каз өмәсе гөрләде

Әниләр көне уңаеннан Гөлнара һәм Илфат Сафиннар гаиләсендә халкыбызның үзенчәлекле йоласы – каз өмәсе үтте.

Мата авылында Сафиннар гаиләсендә каз өмәсе гөрләде
Мата авылында Сафиннар гаиләсендә каз өмәсе гөрләде

Халкыбызның борынгыдан килгән үзенчәлекле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Шуларның берсе – каз өмәсе. Шушы көннәрдә Мата авылында яшәүче тырыш һәм уңган – Гөлнара һәм Илфат Сафиннар гаиләсендә матур өмә үтте.

Мата авылыннан Сафиннар гаиләсен тирә-юньдә белмәгән кеше юктыр, дисәк тә була. Алар күпләргә үзләренең уңганлыгы, тырышлыгы һәм һәрчак ярдәм кулы сузулары белән таныш. Гөлнара Равил кызы – шәхси эшкуар, ә тормыш иптәше Илфат Әнгам улы Себер тарафларында эшли.

Бар яклап та булдыклы Сафиннарның җиләк-җимеш, чәчәкләр бакчасы күпләргә үрнәк булырлык. Шулай ук, абзар тутырып мал, кош-корт та карыйлар. Һәм менә – суыклар башлангач,  авыл халкы өчен мөһим эш –каз өмәсе үткәрү.

Үзләре дә ярдәмчел һәм һәрчак ачык йөзле булганга авылдашлары да теләп катнашты биредәге өмәдә. Бердәм эшләнгән эш тә бик күңелле барды –гармун белән халык җырларын җырлый-җырлый күңелле итеп казлар чистартылды.

Туганнарың-якыннарың, авылдашларың белән  рәхәтләнеп аралашып, шулай бер-береңә ярдәм итеп өмәләр үткәрү авыл тормышын тагын да ямьлерәк һәм матуррак итә. Ә без уңган маталыларга шундый күркәм эшләре белән киләчәктә дә авылны ямьләп яшәргә телибез.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: