Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь , 16:53

55 пар бияләй һәм җылы оекбаш МХОдагылар өчен

 Һәр якташ җиңүне якынайту өчен тырыша. Лидия Хаҗиәхмәт кызы 30 елдан артык Балтач үзәк район хастаханәсендә акушерка булып эшләде...

55 пар бияләй һәм җылы оекбаш МХОдагылар өчен
55 пар бияләй һәм җылы оекбаш МХОдагылар өчен

"Иске Балтач авылында яшәүче Лидия Сәфәрова 55 пар бияләй һәм җылы оекбаш бәйләде!

ЛидияХаҗиәхмәт кызы30елдан артыкБалтач үзәк район хастаханәсендә акушерка булып эшләгән.Хәзер ул лаеклыялда. Һәм үз вакытынгаилә өчен генә түгел, МХОдагы якташларыбызга да ярдәм итүгә юнәлтә. Лидия Хаҗиәхмәт кызына ярдәмнәре һәм битараф булмавы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм!Игелекле эшегез йөзләп кенә кире кайтсын!"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль  челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.

Ихлас күңелдән юллаган теләкләр тормышка ашсын. Якташларыбыз җиңү белән туган якка сау-сәламәт булып кире кайтсыннар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: