Яңа атнада безне алты көнлек эш атнасы көтә. Ул 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Сәбәбе – 2 ноябрь ялының сишәмбе – 30 апрельгә күчерелгән булуы (1 майда озаграк ял итү өчен).
Шул ук вакытта 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көне алдыннан килүче эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Димәк, шимбә – 2 ноябрьдә кыска эш көне күздә тотыла.