Дүртөйле районара прокуратурасы “ике кешене үтерергә омтылу” мәддәсе буенча урындагы кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады.
Билгеле булуынча, Дүртөйле районында көнчел ир үзенең элекке сөйгәне һәм аның яңа егетенә мылтыктан аткан.
Бу хәл июль аенда булган. Элекке сөйгәне һәм аның яңа егетенә үч итү максатында ир-ат, ау мылтыгы алып, Маядык авылына таба юнәлгән. Элекке сөйгәне үзенең сөяркәсе белән ул вакытта автобус тукталышына табан китеп барган. Гаепләнүче ир аларның икесенә дә аткан, хатынның кулы һәм күкрәге яраланган, егетнең башына тигән. Моңа өстәп, егетне машина белән дә бәрдергән. Яраланган сөйгәненең атудан соң торып басарга тырышуын күргәч, ир аңа янә бер тапкыр аткан һәм җинаять урыныннан качкан.
Вакыйга нәтиҗәсендә каза күрүчеләрнең сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдәге зыян китерелгән. Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен таныган. Җинаять эше Дүртөйле район судына арытаба карау өчен җибәрелгән.