Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь , 17:50

Алдагы атнада кар явармы?

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Алдагы атнада кар явармы?
Алдагы атнада кар явармы?

Башкортстанда яңа атна салкыннар белән башланыр дип көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәк белгечләре хәбәр итә.

Иртәгә, 14 октябрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары -3,-8 градуска кадәр төшәчәк, кайбер районнарда -13 градуска кадәр суытачак, көндез +5, +10 градус булуы көтелә.  

Сишәмбе, 15 октябрьдә, шулай ук явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасын төнлә һәм көндез метеорологлар дүшәмбедәге кебек үк фаразлый.

16 октябрьдә көн болытлы булачак. Төнлә -6, -9, көндез +5, +8 градус булачак.

Ә менә 17 октябрьдә кар катыш яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә 0, +1, көндез +4, +7 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: