Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь , 18:53

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Ялларда нинди һава торышы көтелә?
Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Башкортстанда коры һәм кояшлы көннәргә алмашка салкыннар киләчәк һәм явым-төшем башланачак. “Башгидрометүзәк” синоптиклары алдагы көннәргә үз фаразларын җиткерде.

Иртәгә, 12 октябрьдә, явым-төшемсез, төнлә көнчыгыш районнарда бераз кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, төнлә урыны белән көчле җил. Һава температурасы төнлә -3, -8 градуска кадәр суыта, көндез +3,+8 градус күрсәтәчәк.

13 октябрьдә явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә -2, -6, көндез +4, +9 градус булуы көтелә.

Автор:
Читайте нас: