“ЛизаАлерт” эзләү отряды хәбәр итүенчә, Башкортстанда өч яшь мотоциклчы хәбәрсез югалган.
Билгеле булуынча, 8 октябрьдә, ирләр мотоциклларда Иглинннән Ассы авылына ягына юлга чыкканнар. Хәзерге вакытта аларның кайда булуы билгесез.
Беренче ирнең исеме Айгиз Сәеткулов. Аңа 23 яшь. Билгеләр: буе 175 сантиметр, чәче кара һәм күзләре коңгырт. Төрле төстәге мотоэкипировкада һәм мотошлемда.
Икенчесе - Артем Гарифуллин, 27 яшь. Билгеләр: буе – 170 см, чәче кара, күзләре коңгырт. Төрле төстәге мотоэкипировка һәм мотошлем кигән.
Өченчесе - Руслан Дәүләтшин, 34 яшь. Билгеләре: буе – 180 см, пеләш, соры-зәңгәр күзләре. Төрле төстәге мотоэкипировка һәм мотошлем кигән.
Аларны күрүчеләрне 8 (800) 700-54-52 яки 112 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.