Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь , 08:35

Әзер булыгыз: һава торышы кискен үзгәрәчәк

Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк, дип фаразлый Башгидрометеоүзәк синоптиклары.

Әзер булыгыз: һава торышы кискен үзгәрәчәк
Әзер булыгыз: һава торышы кискен үзгәрәчәк

Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк.

Яңгырлар һәм кар явуы көтелә, дип хәбәр итә Башгидромет синоптиклары.

Әйтик, бүген, октябрьдә, урыны белән яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, кайбер районнарда көчле. Термометр баганалары көндез +15, + 20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 10 октябрьдә, шулай ук яңгыр көтелә, төньяк районнарда кар катыш яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача, кайбер районнарда көчле җил. Төнлә температура +2, +7, көндез +8, +13, төньяк районнарда +3 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: