Бүген, 6 октябрь көнне, Башкортстанда бераз яңгыр явуы көтелә.
Башгидрометеоүзәк синоптиклары фаразлары буенча, җил төньяк-көнбатышка күчеп, көньяк-көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә +3,+8, аязганда -2, көндез +13,+18 градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә республикада һава торышы үзгәрмәячәк. Шулай ук яңгырлар көтелә. Төнлә температура 0,-5, урыны белән +5, көндез +12,+17 градус булачак.