Башкортстанда яшәүчеләр өчен киләсе эш атнасы кыска булачак, дип хәбәр итә Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.
Республика көне уңаеннан җомга – 11 октябрь – ял көне булачак. Шулай ук пәнҗешәмбе, 10 октябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Шулай итеп ял көннәре җомгадан якшәмбегә - 11-13 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.