Октябрь башында Башкортстанда рекорд куелган икән. Көзнең икенче аеның беренче көнендә Уфа-Дим аэрология станциясендә термометр +23,2 градус күрсәткән. Бу көн өчен рекордлы плюс температурасы, аңа кадәр Башкортстанда иң җылы көн 1974 елның нче1 октябрендә булган. Ул чагында һава температурасы +21,5 градус теркәлгән.
Синоптиклар фаразлары буенча быелгы октябрь ае коры һәм җылы булачак. Явым-төшем аз булыр дип көтелә, ә уртача айлык температура үткән ел күрсәткечләреннән 1 градуска артыграк булачак.
Айлык явым-төшем нормадан азрак булыр дип көтелә (норма 40-60 мм).