Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь , 16:03

Башыгыз авыртса, аптырамагыз...

Бүген кич магнит давылы башланачак һәм иртәгә дә дәвам итәчәк.  

Башыгыз авыртса, аптырамагыз...
Башыгыз авыртса, аптырамагыз...

Бүген кич магнит давылы башланачак һәм иртәгә дә дәвам итәчәк. Бу хакта үзенең телеграм-каналында “Фобос” һава торышы үзәге белгече Михаил Леус хәбәр итә.

Хәбәрдән билгеле булуынча, бүген кич, Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтән соң, Җирдә бик көчле булмаган – G1 класслы – магнит давылы башлана. Җирнең магнитосферасының ярсу көче артачак. Ә җомга иртәсендә, Мәскәү вакыты белән 06.00 сәгатьтән соң, магнит давылы көчле – G3 класслы – булачак. Шуннан соң ул бер көчле, бер көчсез тирбәнешләр белән шимбә киченә кадәр дәвам итәчәк.

Белгеч билгеләвенчә, планетаның магнитосферасы киләсе атна башында гына тыныч хәлгә кайтачак.

 

Автор:
Читайте нас: