Балтач районы, киң җәмәгатьчелек олы югалту кичерде. Бөек Ватан сугышы ветераны Әхвәс Габделхак улы Габделхаков 101нче яшендә вафат булды.
Әхвәс Габделхак улы Габделхаков 1924нче елда Штәнде авылында Миңлехәйрә Фәрхетдин кызы һәм Габделхак Гарифулла улы гаиләсендә туа.
Башлангыч белемне туган авылында алгач, Тушкыр авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм хезмәт юлын башлый.
1942нче елның көзендә, 17 яшендә, Кызыл армия сафына баса. Сталинград шәһәре өчен барган яуда кулы яралана. Әмма ул яралы килеш дошманга каршы көрәшүен дәвам итә. Әхвәс Габделхаков элемтәче, разведчик була. Харьков, Кировоград шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Биш тапкыр яралана. Хәрби батырлыгы өчен ул III дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, „Германияне җиңгән өчен”, Г.К. Жуков медале һәм бихисап юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Баку шәһәрендә бухгалтерлык курсларын тәмамлый һәм туган авылына кайтып, колхозда хисапчы, ары таба сельпода хәзерләүче буларак хезмәт юлын дәвам итә.
1950нче елда читтән торып Бөре педагогия училищесын тәмамлагач, мәктәптә башлангыч сыйныф һәм рус теле укытучысы булып эшли башлый. Берничә буын укучыларына белем бирүе һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләве зур хөрмәткә һәм игътибарга лаек.
Монда ул булачак тормыш иптәше Фәйхунә Таһир кызы белән танышып, кавышып, гаилә коралар. Өч балага – кызлары Мауа, уллары Рафаэль, Рәдифкә гомер бүләк итеп, югары белем һәм тәрбия биреп үстерәләр.
Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән, өч дистә ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, игелекле, мәрхәмәтле һәм яхшылыкка гына омтылып яшәгән Әхвәс Габделхак улы үз иленең чын патриоты, максатчан, хезмәт сөючән һәм ярдәмчел кешесе буларак район халкы күңелендә калачак.