Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 30 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән кискен. Көндез температура +19,+24 градус булачак.
Сишәмбе, 1 октябрьдә, шулай ук явым-төшемсез. Җил көньяктан төньякка күчеп, төньяк-көнчыгышка таба уртача, көндез урыны белән кискен. Термометр баганалары төнлә +3,+8, көндез +17,+22 градус күрсәтәчәк.
Чәршәмбе, 2 октябрьдә, явым-төшемсез. Җил көньяктан төньякка күчеп, төньяк-көнчыгышка таба уртача, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +1,+6, төньяк һәм таулы районнарда -4, көндез +12,+17 градус тәшкил итәчәк.