Баймак районы территориясендәге Сибай янында буада бер ирнең гәүдәсен тапканнар. Бу хакта хәбәр кичә БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына килгән.
Хәзер һәлак булучының, фаразланганча, балыкчының шәхесе ачыклана.
"Һәлак булучының гәүдәсен судан чыгару өчен Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары җәлеп
ителде. Оператив-тикшерү чаралары үткәрелә",-дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә.