Төбәк синоптиклары Башкортстанда кайчан беренче кар явачагы турында хәбәр итте. Аларның фаразлары буенча тиздән суытачак.
Башта икенче "әбиләр чуагы" көтелә. 26 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр термометр баганалары көндез +16, +22 градус күрсәтәчәк.
Ә менә 7 октябрьдән сизелерлек суыта башлаячак. Көндез температура нибары +8 градус, төнлә -3 градус булачак. 8 октябрьдә көндез +3 градуска кадәр суытачак.
Беренче карны синоптиклар 14 октябрьдә явачак дип фаразлый.