Стәрлетамак районы Помряскино авылында яшәүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул Үзәк урамда мунча януы турында хәбәр иткән. Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр белән бергә полиция хезмәткәрләре дә килгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, вакыйга урынында мунчага ут төрткәннәр. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклаучылар җинаять кылуда шикләнелүчене ачыклаганнар. Стәрлетамакта яшәүче 40 яшьлек ир булып чыга. Ул үзенең танышының заказын үтәгән булган.
Тикшерү версиясе буенча билгеле булуынча, Байрак авылында яшәүче 41 яшьлек ир туганнарының җирендә үзаллы мунча салган булган. Ниндидер сәбәптән ул алар белән аралашмый башлаган. Бервакыт танышы белән эчеп утырганда әлеге хәлне исенә төшергән һәм үзе салган мунча белән бүтәннәр файдалана, дип үпкәләгән. Кызып алган ир үчен чыгарырга була – “Мин төзегән мунча берсенә дә эләкмәсен”, ди. Теге бергә утырган танышына ул мунчага ут төртергә куша. Иптәше дә баш какмаган бит әле, барып бер мунчага ут төрткән. Тик менә ул мунчаларны бутаган. Янган мунча күршесенеке булып чыга.
Әле җинаять эшен тикшерү дәвам итә.