Белорет районының Усмангали авылына аюлар һөҗүм иткән.
Социаль челтәрләрдә авыл халкы хәбәр итүенчә, баласы белән бер аю хуҗалыкка һөҗүм иткән, ике сарыкны ботарлаган. Бу хәлне авыл халкы үз күзләре белән күргән.
Югалып калмыйлар, машиналарга утырып, баласы белән аюны урманга куып алып китәләр. Авыл халкы билгеләвенчә, аюлар авылга беренче тапкыр гына килмиләр.
– Әлегә кадәр авыл тирәли йөрделәр, вакытында чара күрелмәде, бәла килгәнне көтәләр, бу урамнарда балалар йөри, - ди алар.