Авыл кибетеннән сатып алган азык-төлек белән агуланган гаиләдән өченче бала үлгән, дип хәбәр итәләр Красноярск крае буенча Русия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә. Бу хакта “Әллүки” хәбәр итә. Баланың яше ачыклана. Аңа кадәр дәваханәдә бу гаиләнең 6 яшьлек кызлары һәм 13 яшьлек малайлары вафат булган.
Кичә, 21 сентябрьдә, Красноярск крае Красная Сопка авылының медицина учреждениесенә агулану билгеләре булган ирне һәм хатынны, шулай ук аларның 6, 11, 12 һәм 13 яшьлек дүрт баласын китергәннәр. Табиблар әти-әнинең һәм ике баланың хәлен бик авыр дип бәяләгән. Моңа кадәр гаилә кичке ашка урындагы кибеттән сатып алынган тавык ите һәм пилмән ашаган була.
Русия Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.