Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь , 14:32

"Әбиләр чуагы" кире кайтамы?

Синоптиклар алдагы көнннәргә һава торышын фаразлады. 

"Әбиләр чуагы" кире кайтамы?
"Әбиләр чуагы" кире кайтамы?

Башкортстанга янә "әбиләр чуагы" кайта. Синоптиклар хәбәр итүенчә, кыска вакытлы яңгырлы һәм суык көннәрдән соң төбәккә яңадан җылы җәйге һава торышы кайтачак.

Киләсе атна ахырында республикада көннәр җылыныр, дип фаразлана. Һава температурасы пәнҗешәмбе, 26 сентябрьдә күтәрелә башлый. Бу көнне һава +16 градуска кадәр җылыначак.

Ял көннәрендә, 28, 29 сентябрьдә +20 градуска кадәр җылыначак. Сентябрьнең соңгы көнендә +22 градуска кадәр булачак.

Шул ук вакытта коры һәм кояшлы һава торышы көтелә. Октябрь башында температура акрынлап төшә башлаячак.

Автор:
Читайте нас: