Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь , 20:25

Ни өчен ата-бабаларыбыз иртәгә, 22 сентябрьдә, өйдәге көзгеләрне капларга кушкан?

Халыкта сынамышлар күп. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә.

Ни өчен ата-бабаларыбыз иртәгә, 22 сентябрьдә, өйдәге көзгеләрне капларга кушкан?
Ни өчен ата-бабаларыбыз иртәгә, 22 сентябрьдә, өйдәге көзгеләрне капларга кушкан?

Көзге көн белән төн тигезләшкән чор 22 сентябрьгә туры килә. Безнең өчен бу бераз моңсу вакыт, чөнки көз-патшабикә хакимлек итәргә тулы хокук ала. Ел фасылы алышынганда көн кыскара, төн озая.

Бу көн белән бәйле халык сынамышларына күз салыйк.

Элек-электән 22 сентябрьдә ата-бабаларыбыз өстәл тутырып сый әзерләгәннәр һәм кунаклар чакырганнар. Бу көн туганнарны, якыннарны якынайта, берләштерә икән.

Шулай ук бу көнне өйне җыештырырга кирәк. Кирәкмәгән һәм иске әйберләрне чыгарып ташлау яхшырак булыр. Бу эшне өйгә байлык һәм тынычлык керсен өчен урын бушату, әзерләү уйлаганнар борынгылар.

Бу көнне  ата-бабаларыбыз танышларын үз бакчаларындагы көзге алма белән сыйлаганнар, ары таба утка карап, теләк теләгәннәр. Тик алмаларны чын күңелдән бирергә кирәк. Болай эшләсәң, барлык теләкләрең дә тормышка ашыр.

Шулай ук 22 сентябрьдә өйгә миләш ботагын алып кайтканнар. Ул өйдәге кайгыларны, алама энергетиканы куып чыгара дип уйлаганнар.

Бу көнне кешедән акча алырга һәм бурычка бирергә ярамый. Югыйсә икенче көн тигезләшкән көнгә кадәр өйдә акча булмаячак.

Бу төнне өйгә ай яктысы керергә тиеш түгел. Тәрәзәләрен каплаганнар борынгылар. Югыйсә йоклаганда тормыш көчеңне югатасың.

Шулай ук бу көнне борынгылар көзгегә карамаска тырышканнар. Аларны бөтенләй каплаганнар. Әгәр дә көзгегә карасаң, чирлисең, бәла-казага тарыйсың. Бу көнне көзге синең сәламәтлегеңне, бәхетеңне үзенә “суырып” ала, дип ышанганнар.

Халыкта сынамышлар күп. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә.

Автор:
Читайте нас: