Дүртөйле районының Семилетка авылында яшәүчеләр юл буенда Сосиска кушаматлы эт мәетен тапканнар. Әлеге этне барлык авыл халкы яраткан булган. Ул ОСВ программасы буенча чиплаштырылган һәм стерильләштерелгән булган, агрессия күрсәтмәгән, балаларны яраткан, алар белән уйнаган, соңгы вакытта автостанциядән вахтачыларны озаткан һәм каршы алган. Кыскасы, барлык авыл халкының яраткан эте була.
Этне үтерүдә урындагы лесник шикләнелә. Авыл халкы аны җаваплылыкка тарттырырга сорый. «Честный репортаж» телеграм-каналында басылган видеоязмада күренгәнчә, юл буенда тыныч кына утырган эт яныннан машина уза, аннары кире кайта — хайван кинәт, мөгаен, атудан егыла.
Тикшерү эше башланган.