Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь , 08:15

“Әбиләр чуагы” тәмамландымы?

Башкортстанда синоптиклар яңгырлар һәм суыклар килүе турында хәбәр итә.

“Әбиләр чуагы” тәмамландымы?
“Әбиләр чуагы” тәмамландымы?

Алдагы көннәрдә Башкортстанда кыска вакытлы яңгырлар явуы  көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан уртача. Көндез +17, +22 градус җылы булуы көтелә.

Җомга көнне, 20 сентябрьдә, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Ә менә көньяк районнарда явым-төшем юк. Җил көнбатыштан уртача. Төнлә температура +6, +11, көндез +15, +20 градус.

Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил көнбатыштан уртача. Төнлә температура +6, +11, көндез +13, +18 градус тәшкил итәчәк.

Әкренләп суыта. “Әбиләр чуагы” шуның белән тәмамланыр микән...

Автор:
Читайте нас: