Бүген райондашыбыз Альбина Локманова фатирлы булды.
Тантаналы рәвештә яңа фатир ачкычын район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.
Бу ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.
Яңа фатирның нигезе бәрәкәтле һәм тыныч булсын. Яшь хуҗасына бары тик бәхет, сөенеч кенә китерсен!