Башкортстанда бүген иртән ашыгыч хезмәтләргә Уфа районының Булгаково авылында җир җимерелүе турында хәбәр килгән.
Ишелү кичә үк башланган, ә бүген киңлеге 10 метр һәм тирәнлеге 8 метрга җитеп, шактый арткан. Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә билгеләнүенчә, бу хәл хуҗалык корылмаларыннан 20 метр һәм торак йортлардан 50 метр ераклыкта булган. Вәзгыять ашыгыч хезмәтләр контролендә.