Башгидрометеоүзәк синоптиклары алдагы көннәргә һава торышы фаразын җиткерде.
Бүген, 31 июльдә, иртән кыска вакытлы, көндез урыны белән яшенле яңгырлар көтелә.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчәючән. Һава +20,+25, көньякта +30 градуска кадәр җылыначак.
Иртәгә, 1 августта, шулай ук яңгырлар көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә +12,+17, көндез +20,+25 градус булачак.
Алдагы көннәрдә дә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Яңгырлар туктарга уйламый әле...