Башгидрометеоүзәк белгечләре хәбәр итүенчә, алдагы атна да яңгырлы булачак.
29 июль көнне, яңгыр, урыны белән көчле яшенле булачак. Һава торышы төнлә +7, +12, ә көндез +15, +20 градус булуы көтелә.
30 июльдә дә яңгырлар явачак. Урыны белән җил-давыллы. Термометр баганалары төнлә +8, +13, ә көндез +14, +16 градус күрсәтәчәк.
31 июльдә койма яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә - +7, +12, ә көндез - +15, +18 градус.
Алдагы көннәр дә сизелерлек үзгәрмәячәк. Яңгырлар китәргә ашыкмый әле.