Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 16:00

Юлга чыккан сарык көтүен бәрдергән

Нәтиҗәдә, сарыкларның сигезе дә үлгән.

Юлга чыккан сарык көтүен бәрдергән
Юлга чыккан сарык көтүен бәрдергән

Салават районында бер водитель сигез сарыкны бәрдергән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, әлеге вакыйга 24нче июль кичендә булган. 38 яшьлек урындагы кеше “ЛАДА Гранта” машинасы руле артында сарык көтүен бәрдергән. Сарыклар кинәт юлга йөгереп чыккан булганнар.

Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль механик зыян күргән, сарыкларның сигезе дә үлгән.

Билгеле булуынча, хайваннар караусыз булган. Хәзер полиция хезмәткәрләре хуҗаларын билгели. Тикшерү эшләре башланган.

Автор:
Читайте нас: